Отдел социально-культурной сферы Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан
+7 (84361) 2-26-84
Рыбная слобода, ул. Ленина, д. 48а
info@culturefish.ru
sksnp@mail.ru
ГлавнаяНовости → “Час веселья и смеха”
27 марта 2016
“Уйнап – көлеп яшибез”
      26 нчы февраль көнне  без – Корноухово авылы үзешчәннәре “Яшәсен шат, көр күңел!” дип исемләнгән концерт программабыз белән күршебез – Олы Солтан авылында кунакта булып кайттык. Авыл халкы безне бик матур һәм җылы каршы алды.Корноухово картлар йорты коллективының берсеннән – берсе көлкеле скетчлары, Фәрит Гариповның гармун моңнарына кушылып , матур итеп җыр сузулары, Корноухово янгын сүндерү бүлеге командиры Айрат Хәбибуллинның күңелләрне айкап алырлык җырлары, мәдәният йортында эшләп килүче “Молоток” бию түгәрәгенә йөрүче кызларыбызның биюләре тамашачыларның күңеленә хуш килде. 
Алкышлардан, шатлыклы елмаюлардан тынып тормаган зал моның шулай икәнлеген дәлилли иде. Әниләр турындагы монологны исә залда утыручы өлкән буын күз яшьләрсез генә тыңлый алмады. Ике сәгатьтән артыкка сузылган концерт “Эх”, - дигәнче үтеп тә китте. Әлбәттә инде дөрес һәм гадел бәяне тамашачы бирә. Концертыбызны башыннан ахырына кадәр күзәтеп утырган район башкарма комитетының иҗтимагый һәм мәдәни өлкә бүлеге башлыгы Чернова Наталья Петровнаның сәхнәгә күтәрелеп, безнең тарафка бик матур һәм җылы сүзләр әйтүе, зур рәхмәт сүзләрен җиткерүе безнең күңелләрне тагын да дәртләндереп, киләчәктә дә илһамланып эшләргә көч – куәт биргәндәй булды. Киләчәктә дә багланышларыбыз өзелмәсен, һәрчак шулай дус – тату булып, кунакларга йөрешеп, җырлап – биеп, уйнап көлеп яшәргә язсын!
Гүзәл ХӘБИБУЛЛИНА

 
Партнеры
Отдел социально-культурной сферы Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан
телефон: +7 (84361) 2-26-84
Счетчики