Отдел социально-культурной сферы Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан
+7 (84361) 2-26-84
Рыбная слобода, ул. Ленина, д. 48а
info@culturefish.ru
sksnp@mail.ru
ГлавнаяНовости → Рыбно-Слободский краеведческий музей продолжает цикл экскурсий посвященных Великой Отечественной войне.
13 мая 2015
Балык Бистәсе үзәк китапханәсендә якташ язучыбыз, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Вакыйф Нуруллинның 80 яшьлек юбилеена багышланган “Ул сөекле улы халкының ” дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үткәрелде.
 
     Кичәгә Вакыйф ага үзе дә кай  ткан иде. Юбилярның иҗаты һәм тормыш юлына багышланган кичә күңелле концерт программасы белән үрелеп барды.   Юбилярны котларга авыллардан китапханә мөдирләре, аның иҗатын яратучы, китапханәнең актив укучылары, район мәктәпләреннән татар теле һәм әдәбият белгечләре җыелды.
    “Бу – иң кадерле, күңелдә калырлык кичәләрнең берсе булды. Сез гади, ачык. Күңелегездә ни бар шуны сөйлисез. Очрашуда кеше булырмы икән, дип куркып кына килгән идем. Халык белән тулы залны күргәч, бик сөендем. Рәхмәт сезгә”,–диде язучы.
    Кичәдә Балык Бистәсе муниципаль районы мәгариф бүлеге мөдире Садыков Ильсур Мансурович ,   Балык Бистәсе башкарма комитетының социаль мәдәни сфера бүлеге мөдире Чернова Наталья Петровна, “Авыл офыклары ” газетасының баш редакторы Фатыхов Вазыйх Хазипович катнаштылар.

Партнеры
Отдел социально-культурной сферы Рыбно-Слободского муниципального района Республики Татарстан
телефон: +7 (84361) 2-26-84
Счетчики